Бөгелмәнең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрнең тернәкләндерү үзәгендә тренинг булып узды. Чара “Без булдырабыз” республика проекты уңаеннан оештырылды.
8нче июньдә Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган “Игелек белән тулсын йөрәкләр!" дигән тантаналы чара булып узды.
Яр Чаллы шәһәренең “Солнышко” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә җыр укытучысы Н.Городилова җитәкчелегендә музыкаль чара узды. Өлкән төркем һәм стационар бүлек балалары, кечкенә төркем реабилитантлары өчен “Кабартма” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтергә булды, ди проект авторлары.
Түбән Каманың «Веста» балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Бакчачылык» хезмәт белән тәрбияләү чарасы оештырды.
Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Юлия Свиньякова һәм Гөлчәчәк Самойлова ”Җәйге каникулда куркынычсызлык” дигән темага танып – белү әңгәмәсе үткәрде.
Бүген Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә мөстәкыйльлек буенча бизнес-дәрес узды. Чара физик мөмкинлекләре чикле булганнарга үз эшләрен оештырырганда консультация белән ярдәм итә.
2018 елның 7-8 июнендә Нурлат мәшгүльлек үзәгендә эшсез гражданнарга хезмәт базарында социаль җайлашу буенча хезмәт күрсәтелде.
Зәй районында ялгыз яшәүче гражданнарны барлыйлар. Чараның максаты үз-үзләрен кайгырта алмаган карт һәм инвалидларны исәпкә алып, алар белән очрашу.
Түбән Каманың “Веста” гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова аек тормыш рәвешен пропагандалаучы чара оештырды.
Чирмешәннең «Доброе сердце» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак, ишегалды уеннары” дигән яңа технология эшен башлады.