Кызарып пешкән кабартма

2018 елның 8 июне, җомга

Яр Чаллы шәһәренең “Солнышко” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  җыр укытучысы Н.Городилова  җитәкчелегендә музыкаль чара узды. Өлкән төркем һәм стационар бүлек балалары,  кечкенә төркем реабилитантлары өчен “Кабартма” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтергә булды, ди проект авторлары.

Балалар алдан рольләрне бүлештер, әзерләнделәр һәм искиткеч тамаша оештырдылар. Артистлар да, тамашачылар да канәгать калдылар, рәхмәтләрен белдереп кул чаптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International