Бөгелмәнең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрнең тернәкләндерү үзәгендә тренинг булып узды. Чара “Без булдырабыз” республика проекты уңаеннан оештырылды.
Тренингның масаты ата-аналар белән балалар арасындагы җылы мөгалимәне саклау. Кайбер балаларга ярсу, көйсезләнү сыйфатлары хас. Мондый очракларда бала белән ничек уртак тел табарга? Психолог Т.Ишметьевой ата-аналарның күп санлы сорауларына җавап бирде.
Мондый очрашулар, ата-аналар фикеренчә, үз балаң белән араларны якынайтырга ярдәм итә.