Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Юлия Свиньякова һәм Гөлчәчәк Самойлова ”Җәйге каникулда куркынычсызлык” дигән темага танып – белү әңгәмәсе үткәрде.
Әңгәмәнең максаты җәйге каникул вакытында балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен гомумиләштерү. Балалар әңгәмә барышында янгын булдырмас өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләре барлыгын ачыклады.Кояшның зыяны турында белделәр. Талпан тешләве һәм саклану чараларын төшенделәр. Таныш түгел кешеләр белән үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар, шулай ук сулык кырыенда куркынычсызлык турында сөйләштеләр, азык белән агулану очраклары турында да онытмаска куштылар.
Әңгәмә ахырында яңа алган белемнәр турында фикер алыштылар. Җәйге каникулларны актив һәм күңелле үткәрергә теләделәр. Бу чарада 22 бала катнашты.