«Веста»да гөлләр утыртырга өйрәтәләр

2018 елның 8 июне, җомга

Түбән Каманың «Веста» балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Бакчачылык» хезмәт белән тәрбияләү чарасы оештырды.

Чараның максаты йорт гөлләрен үстерү буенча белемнәрне ныгыту, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес башында ни өчен йорт гөлләрен күчереп утыртырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Практик өлешендә «Веста»да тәрбияләнүчеләр үсентеләрне үз куллары белән күчереп утырттылар. Мондый чаралар балаларга киләчәктәге тормышларында да кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International