ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

14 июньдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Әкияти урман” дип исемләнгән чара булып узды. Чараның максаты урманга, кыргый хайваннарга сак караш тәрбияләү, коммуникацияне үстерү, ди проект авторлары.

Көндезге бүлек тәрбиячеләре  балалар белән “Серле урманга” сәяхәткә чыкты. Һәр тукталышта аларны әкият геройлары каршы алды. Әкият геройлары балаларга күңелле уеннар әзерләде. Чара ахырында бөтенесе бергә югалган Мишутканы таптылар. Балалар башта әкият геройларын үзләре ясап, соңыннан төрле станцияләрдә катнаштылар. Чарадан барысы да уңай тәэсирләр алды.

 

“Веста” балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт укытучысы “Йорт кош-кортлары: тавык,әтәч һәм чеби” дигән темага дәрес үткәрде.

13 июнь көнне Әгерҗенең «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр приютында «Бергә коррупциягә каршы» дигән чара узды. Педагог-психолог Елена Нехорошкова яшүсмерләр өчен әнә шул темага дәрес оештырды.

Хәзерге заманда наркоманиягә каршы көрәш зур әһәмияткә ия. Комплекслы профилактик чаралар алып барганда гына, әлеге коточкыч чирдән котылып була, ди белгечләр.

Тәтеш муниципаль районында «Тәтеш балкышы»  комплекслы үзәге хәбәр иткәнчә, 14 июньдә шәһәр үзәк паркында «Наркотиклар турында мифлар һәм чынбарлык » дип исемләнгән акция үткәрелде.

 

Яр Чаллы шәһәре  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә саф һавада чаралар еш оештырыла. Әлеге чаралар "Без булдырабыз" проекты уңаеннан уза.

 

 

 

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен сәйлән техникасы кулланып, беләзек  ясау  буенча мастер – класс үткәрде.

 

14 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла. 

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан “Лев Толстой геройлары балалар күзлегеннән” дигән балалар арасында рәсем конкурсы оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International