13 июнь көнне Әгерҗенең «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр приютында «Бергә коррупциягә каршы» дигән чара узды. Педагог-психолог Елена Нехорошкова яшүсмерләр өчен әнә шул темага дәрес оештырды.
Яшүсмерләргә «коррупция» сүзенең төшенчәсен һәм аның җәмгыятькә китергән зыяны турында сөйләнде. Балалар видеоролик тамаша кылды. Аннан соң һәрберсе фикерләре белән уртаклашты, әлеге темага рәсем ясады.