“Веста” балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт укытучысы “Йорт кош-кортлары: тавык,әтәч һәм чеби” дигән темага дәрес үткәрде.
Гузель Галиуллина оештырган дәрес “Әни+бәби” клубының чираттагы утырыш форматында узды. Анда балалар һәм ата-аналар катнашты. Очрашуның максаты балаларны йорт кошлары белән таныштыру, шулай ук ата-аналарның педагоглык сәләтен арттыру.
Дәрес барышында уенчыклар ярдәмендә кошларның характерлары турында бәян ителде. Балар үзләре дә кошлар булып кыландылар. Белгечләр раславынча мондый чаралар балаларда уйлау сәләтен арттыра, сөйләмнәрен камилләштерә. Аларга укытучы әзерләгән биремнәр дә ошады.