Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан “Лев Толстой геройлары балалар күзлегеннән” дигән балалар арасында рәсем конкурсы оештырылды.
Конкурста социаль приютта тәрбияләнүчеләр, социаль ярдәм алу үзәкләренә теркәлгән балалар катнашты.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча, беренче урынга Лаиш районыннан 15 яшьлек Алсу Сөбханкулова лаек, дип табылды.
II урын –Балык Бистәсеннән («Акчарлак» приюты) Азалия Карабашова (15 яшь).
III урын Балык Бистәсеннән Элада Власова (16 яшь).
Барлыгы ун баланың хезмәте билгеләп үтелде.