Бүген Биектау районының "Өмет" үзәге карамагында торучы Бөек Ватан сугышы инвалиды Әгъзам Җиһанша "Фидакарь хезмәте өчен" Татарстан республикасының дәүләт бүләгенә лаек булды.
Алабуганың мәшгульлек үзәгенә теркәлгән эшсез гражданнарга агымдагы елның май аеннан социаль адаптация дәүләт ярдәмен Казан шәһәре «БИНК» өстәмә һөнәри белем бирүче социаль-эш клубы ассоциациясе белгечләре күрсәтә.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы билгеләгәнчә, үлүчеләр арасында тәмәке тарту арткасында якты дөнья белән хушлашучылар икенче урында тора. Шул уңайдан Менделеевскта "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кыссаларында чара оештырылды.
19 июньдә «Фианкетто» шахмат клубы базасында республикакүләм шахмат-шашка турниры узачак. Акыл ярышы картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында, психоневрология интернатларында тәрбияләнүчеләр арасында үтә.
“PROFF-навигатор” һөнәри ориентлашу проекты уңаеннан Зәй мәшгульлек үзәге профконсультанты Дарья Филиповская тарафыннан 3нче мәктәпнең мәктәп яны лагерена йөрүче 3-4нче сыйныф укучылары өчен һөнәри ориентлашу буенча чара уздырылды.
Баулының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында инсульст кичергәннәр өчен һәр көн тернәкләндерү чаралары оештырыла.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен мәрхәмәтле кешеләр бәйрәм атмосферасы тудырды.
Чаллының «Доверие»гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.
Бөгелмәнең "Маяк" социаль адаптация үзәгендә "Аеклыкта -көч" дигән әңгәмә оештырылды. Әңгәмә пенсия яшендәге һәм эшсез гражданнар арасында алкогольдән агуланучыланы киметү җәһәтеннән оештырылды.
Начар гадәтләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру уңаеннан «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә «Тәмәке тарту яки сәламәтлек» дигән акция узды.