14 июньдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Әкияти урман” дип исемләнгән чара булып узды. Чараның максаты урманга, кыргый хайваннарга сак караш тәрбияләү, коммуникацияне үстерү, ди проект авторлары.
Көндезге бүлек тәрбиячеләре балалар белән “Серле урманга” сәяхәткә чыкты. Һәр тукталышта аларны әкият геройлары каршы алды. Әкият геройлары балаларга күңелле уеннар әзерләде. Чара ахырында бөтенесе бергә югалган Мишутканы таптылар. Балалар башта әкият геройларын үзләре ясап, соңыннан төрле станцияләрдә катнаштылар. Чарадан барысы да уңай тәэсирләр алды.