«Камские зори» приютында профилактик чаралар уза

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Хәзерге заманда наркоманиягә каршы көрәш зур әһәмияткә ия. Комплекслы профилактик чаралар алып барганда гына, әлеге коточкыч чирдән котылып була, ди белгечләр.

Менделеевскның «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр приютында әлеге уңайдан лекция, дәресләр, тренинглар һ.б. төрле чаралар еш оештырылып тора. 30 май көнне “Наркотикларсыз тормыш” дигән республика күләмендә акция игълан ителде. Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган акция барышында «Камские зори» приютында профилактик чаралар планы төзелгән.

Акция 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International