Тәтештә наркоманиягә каршы чара узды

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Тәтеш муниципаль районында «Тәтеш балкышы»  комплекслы үзәге хәбәр иткәнчә, 14 июньдә шәһәр үзәк паркында «Наркотиклар турында мифлар һәм чынбарлык » дип исемләнгән акция үткәрелде.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән ун яшүсмерләргә наркотикларның зыяны турында әйтелде.  Бүген модада сау-сәламәт булу дип аталган мәгълүмати флайерлар таратылды.  Шулай ук, наркоманияне  профилактикалау чарасы турында хәбәр ителде, чөнки нәкъ менә яшүсмерләр ешрак зарарлы һәвәслекнең корбаны була, ди белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International