Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә саф һавада чаралар еш оештырыла. Әлеге чаралар "Без булдырабыз" проекты уңаеннан уза.
14нче июньдә үзәктә 9 инвалид бала белән ФК инструкторы А. Әмитова ираттагы саф һавадагы шөгыльне оештырды. Балалар башта зарядка ясады, аннары тренажерларда шөгыльләнделәр. Барысы да көне буена бик күп уңай эмоция алды, ди чараны оештыручылар.