Спаста Бөтендөнья балык тоту көне

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

27 июнь, Бөтендөнья балык тоту көнендə, Спас картлар һəм инвалидлар йортының социаль хезмəт алучылары - балык тотарга яратучылар Гусиха авылы күленə юл тотты.

Ир-атлар бик канəгатьлəнеп үз дөньяларына чумды, чөнки яраткан шөгыль - үзе бер сихəт инде ул. Балык тотуны чын мəгънəсендə дəвалауның бер төре дип карарга була. Тыныч күл, саф һава, табигать белəн бергə-бер калу тəнне дə, җанны да дəвалый:  йөрəк тибеше нормальлəшə, сулыш алу һəм баш миенə нерв импульслары килү  тəртипкə җайлаша, ди ббелгечләр.

Волков Владимир һəм Васильев Юрий бу шөгыльдəн бер ел да читтə калмый: "Иң мөһиме, балык элəгү-элəкмəү түгел, балык тоту -  җан рəхəте", - ди алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International