Чирмешәннең картлар һәм инвалидлар йортында һәр көн саен мулла катнашында әхлак темасына әңгәмәләр оештырыла.
Мондый чаралар интернат-йортта яшәүчеләрдә үзара татулыкны, милли һәм дини ихтирамлылыкны арттыра. Коллективтагы төрле хәлләрне җайлаштыруга ярдәм итә. Биредә туган көннәрне бергәләп оештыру йоласы да бар. Туган көннәрдә интернат-йорт җитәкчелеге бүләкләр тапшыра, котлаулар җиткерелә. Өлкән яшьтәгеләр өчен аларны искә алу, игътибар күрсәтү мөһим чараларның берсе.