ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру уңаеннан 26 июньдә Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шәһәрнең  14нче китапханәсендә кунакка булды. Аларны тәрбияче А. Трофимова озата барды.

 

 

26нчы май - Бөтендөнья наркомания һəм наркобизнеска каршы көрəш көне буларак билгеләп үтелә. Əлеге көнгə багышлап Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар белəн əңгəмə үткəрелде.

 

Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татарстан 24» һәм   «Татарстан» ДТРК студиясендә кунак булды.

26 июньдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Казан (Идел буе) федераль университетының «Социаль проектлаштыру һәм социаль проектларны идарә итү» программасы буенча чыгарылыш курс студентларына дипломнар тапшырдылар.

Бөгелмәнең №11 урта мәктәбе мәйданында футболны чын күңелдән яратучылар җыелды. Алар әлеге спорт төренә булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр.

26 июньдә Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр китапханәгә сәяхәт кылды.

Кукмара муниципаль районының “Тылсым”  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүче 23 өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында, шәфкать туташы Гөлмирә Омарова  "55 яшьтән соң туклану" темасына  чыгыш ясады.

 

Минзәлә районының халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагылар өчен Сабан туе узды. Матур июнь көнендә уздырылган бәйрәмне үзәк хезмәткәре Эльмира Камалова Яңа Тәкермән авылында оештырды.

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 26 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 904 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 289 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,53 % күрсәткечен тәшкил итте.

Соңгы нәтиҗәләр буенча, Түбән Камада  рәсми рәвештә теркәлгән эшсез 976 кеше исәпләнә. Бу сан узган атна белән чагыштырганда 26 кешегә кимрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International