25 яшь тулмаган хатын-кызларга беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач, 100 мең сум бирәләр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләрне бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган пособие алучылар исемлегенә керткән. Шулай итеп, бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган пособиены авылда гына түгел, ә шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләргә дә биреләчәк.
Исегезгә төшереп узабыз, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителгән иде. Беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аның 100 мең сум акча алуы каралган.
2018 елның 25 маена яңа түләүләргә беренче баласын тапкан Татарстанның 568 хатын-кызы һәм өч балага ия булган 124 ана дәгъва кылган. Барлыгы түләүләргә 40,8 млн сум акча тотылган.