ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

«Балалар йөрәген җылытыйк!» уңаеннан Әлмәт районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм ирекле ярдәмчеләр белән берлектә Әлмәт шәһәре Буалар шарлавыгында  чара оештырды.

29 июньдә Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Сабан туе бәйрәме узды. Бәйрәмне директор Лилия Хөсәинова  ачып җибәрде.

 

29 июнь көнне Мәскәүдә  "Илдә яшәү, эшкә урнашу хокукы:  Евразия икътисадый берлегедә  хезмәт ияләренең иреге, хокуклары гарантиясе" дигән темага түгәрәк өстәл узды.


29
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген Лаеш районында  «Татарстанда  кыр   көне  – 2018» Идел буе агротехник күргәзмәсе ачылды. Татарстан дүртенче тапкыр  кыр  форматында үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өлкәсендә казанышларын күрсәтүче проектта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да катнашты.

Бүген Әлкинең картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Юхмач авылы китапханәсендә булдылар.

29 июньдә Зәй муниципаль районында инвалидларны эшкә урнаштыруда эш урыннарны квотлаштыру өлкәсендә юридик затлар тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарындагы мәҗбүри  таләпләрне үтәүдә кимчелеклләрне булдырмау максатында "түгәрәк өстәл" оештырылды. 

 

2018 елның 28 июнь көнендә Теләченең Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Хаҗиәхмәт Вәлиевкә 90 яшь тулды. Шул уңайдан Вәли абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның котлавын Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов  тапшырылды.

 

2018нче елның 27  июнендә Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.

 

Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге хезмәткәрләре “Яшүсмерләр” клубы әгъзалары белән  тренинг уздырды.

 

Минзәләнең комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Минем гаиләм бар" дигән дәрес узды. Әлеге чара балигъ булмаган яшьләр арасында "Учимся жить в мире и согласии" республикакүләм хокук программасы уңаеннан оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International