4 июльдә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль тернәкләнү бүлегендә ял итүче унбиш өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен социаль туризм технологиясе уңаеннан туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырылды.
Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган музыкаль – әдәби кичә уздырды.
4нче июль көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар һәм барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Бүген Лениногорск шәһәрендә "Хезмәтне саклау идарә системасы" темасына семинар оештырылды. Чараны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.
3 июль көнне Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге, "Идел" инвалидларны тернәкләндерү республика үзәге белән берлектә физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен профориентация хезмәте күрсәтте.
75 ел элек, 1943нче елның 5 июль көне, совет гаскәрләренең гитлер Германиясе белән Курск дугасындагы сугыш башланган. Бу канлы афәт 1943нче елның 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган көрәш Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларының берсе буларак тарихка кереп калды.
Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Пластилиннан әвәләп ясалган әйбер» дигән темага мастер – класс үткәрде.
4 июль көнне Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән Югары Утар акылга зәгыйф балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр һәм Саба гимназиясендә укучы балалар өчен Саба районы «КСК Сабантуй» мәйданында, балалар Сабан туе оештырылды.
Алда җәйнең ике ае, димәк яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләсе һаман да актуаль булып кала.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.