Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Пластилиннан әвәләп ясалган әйбер» дигән темага мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты – бармакларның хәрәкәтләнүен яхшырту, хыял, уй-хисләрне җәелдерү. Чарада социаль хезмәт алучылар пластилиннан әвәләп төрле хайван сүрәтен ясады. Аеруча панда, дуңгыз, пингвин әвәләү бик ошады. Чара ахырында иҗади күргәзмә оештырыды.
Әвәләп ясау кешенең күзаллавын, фаразлавын, хәтерен, тою хисен, уйлау сәләтен үстерә. Кешедә, шәхес буларак, пөхтәлек, җыйнаклык, хезмәт сөючәнлек, тырышлык, түземлелек сыйфатлары формалаша. Әлеге хезмәт бармакларның эшчәнлеген үстерә, аларның мускулатурысын ныгыта, хәрәкәтләнүен яхшырта; төрле көнкүреш гамәлләр башкару өчен бу бик мөһим.
Социаль хезмәт алучылар йөкләмәне бик яхшы үтәде, тапкырлык, зирәклекләрен курсәтте. Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның кәефләре күтәрелде, психоэмоциональ торышы яхшырды: игътибар, фикерләү, уйлау, фаразлау, күз алдына китерү сәләтләре артты.
Чарада 5 кеше катнашты.