Чаллының төзелеш предприятиесе 574 хезмәткәренә әҗәтен кайтарды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Үткәрелгән чаралар барышында эшчәнлеген төзелеш өлкәсендә җәелдергән Чаллының  «Камгэсэнергострой» предприятиесе 574 хезмәткәренә 10773,4 мең сумлык бурычын кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International