Югары Утар акылга зәгыйф балалар интернат-йортыда  Сабан туе

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

4 июль көнне Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән Югары Утар акылга зәгыйф балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр һәм Саба гимназиясендә укучы балалар өчен Саба районы «КСК Сабантуй» мәйданында, балалар Сабан туе оештырылды.

Сабан туйны районыбыз житәкчесе Рәис  Миңнеханнов ачып жибәрде. Шулай ук бәйрәм белән котлау өчен сүз ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия  Абдреевага  сүз бирелде.

Менә без көтеп алган мизгелләр дә якынлашты. Сабантуйны балалар иҗат  узәгендәге бию коллективы башлап жибәрде. Уеннар бер-берсенә урелеп барды: «Чулмәк ватыш», «Аркан тартыш», «Буләк кисү» уеннарында балалр бик теләп катнашты. Уеннар кызганнан-кыза барды. Һәрбер уен үзенә курә бик мавыктыргыч иде, «Әтәч тоту» уены, «Футбол» уеннары кебек күмәк уеннар балалар күңелендә уелып калды. Мәйдандагы уеннардан соң балалар рәхәтләнеп сикерү, тау шуу, шар эчендэ суда йөзү уеннарында туйганчы уйнадылар.

Уеннан соң безне мул табыннар белән каршы алдылар. Балалар бик теләп сыйландылар. Бу бәйрәмне оештыручыларга балалар һәм үзебез исемнән зур рәхмәт белдерәбез. Аеруча зур рәхмәтебезне әйтәсе килә бәйрәмне оештыручыбызга Гөлнара Галимовага. Аларга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек теләп калабыз.

 Мондый чаралар балаларның күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International