ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2018 ел
җомга

Югары Ослан районының “Өмет утраучыгы” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт бюджет учреждениясендә “Гарденотерапия” инновацион технологиясен гамәлгә ашыру эше дәвам итә.

 Балтачның Пыжмара авылыннан Гөлзифа Әхмәтҗанова 19нче июль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шушы көннәрдә Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортына районның үзәк хастахаәсеннән хезмәткәрләр килде. Медицина вәкилләре картларга сәламәт яшәү рәвеше буенча лекция укыды.

ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Кама Тамагының "Богородский рай" үзәгенең социаль хезмәткәрләре "Заманча Татарстан турында" тематик чара оештырды.

2018 елның 19 июлендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне шәһәр парк-скверына “72 сәгать” исемле түләүсез фильмны “Кинотерапия” технологиясе буенча урамда карарга чакырдылар.

Бүген, 20 июль көнне, Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә   вакансияләр ярминкәсе узды.

Бүген, 20 нче июльдә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре, Халыкара шахмат көненә багышлап, интеллектуаль уен яратучылар арасында мавыктыргыч шахмат уен-викторинасы һәм шахмат буенча ярыш үткәрде.

Менделеевск районының "Берег Надежды"  комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. "Һәрвакыт кояш булсын" бәйгесе 1нче номерлы мәктәп мәйданчыгында узган чарада 10 бала катнашты.

Уен - бала психологиясенең үсеше өчен бик мөһим. Кечкенә кеше уйнаганда, олы тормыш юлына әзерләнә. Уен баланың күңел халәтен тынычландыра, яңа һөнәрләргә өйрәтә, төрле авырлыкларны җиңелрәк уздырып җибәрергә юллар күрсәтә.

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютының кызлар төркеменең "Рәсем яса!" түгәрәгендә кызыл мәк чәчәге ясадылар. Бармак белән ясалган чәчәкләр бик күркәм килеп чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International