Бала - һәр ата-ананың иң кадерле байлыгы, тормыш мәгънәсе. Еш кына күңелле вакыйгаларны төрле чирләр чикле, әмма андый балалар тирә-юньдәгеләрне булганына шөкер итеп, һәр көн авырлыклар белән көрәшәргә өйрәтә.
Ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе буенча «Веста» үзәгендә 2018 елның 19 июле көнне социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләрдәге 30 бала өчен анимацион чара уздырылды.
Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.
Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә җәелдергән Чистай районының “Транссөт” ҖЧҖ 90 хезмәткәренә 1166, 2 мең сумлык әҗәтен кайтарды.
Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның уңаеннан, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.
Айбаш авылында яшәүче, Биектау муниципаль районы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәт алучылары Гомәр Ильясов һәм Наҗия Хәмитова 50 ел бергә гомер итәләр.
2018 елның 20 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениясенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Аида Идрисова һәм Гөлназ Хөснетдинова “Кама таннары”нда балалар белән "Мәктәп тубы" дигән спорт чарасы үткәрде. Шул чараның төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләндерү.
"Әни+бәби" клубы уңаеннан “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтелүче ата-аналар һәм балалар арасында "Сөйләм үстерү: артикуляцион гимнастика һәм бармак уеннары" дип аталаган дәрес үткәрде. Максаты-балаларның сөйләмен үстерү, ата-аналарга артикуляцион һәм бармак гимнастикасы күнегүләрен өйрәнергә ярдәм итү.
20 июльдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында республикада хезмәт хакы, халыкның яшәү дәрәҗәсе һәм керемнәре буенча Координацион совет утырышы узды.
2018нче елның 27 июлендә иртәнге сәгать тугызда Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.