Балтачның Пыжмара авылыннан Гөлзифа Әхмәтҗанова 19нче июль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев, «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗипов, район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Ләйсән Гатауллина, Пыжмара урта мәктәбе директоры Рәниф Әхәтовлар юбилярларны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.