"Гарденотерапия" технологиясен гамәлгә ашыру эше дәвам итә

2018 елның 20 июле, җомга

Югары Ослан районының “Өмет утраучыгы” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт бюджет учреждениясендә “Гарденотерапия” инновацион технологиясен гамәлгә ашыру эше дәвам итә.

Бу программа уңаеннан, өлкән кешеләр бик теләп үсемлекләр үстерә һәм аларны тәрбияли. Социаль хезмәткәр Шадрова Мария опекага алынганнар белән “Гарденотерапия” технологиясе буенча чираттагы дәресен үткәрде. Биредә тәрбияләнүче Лидия Андреевнаның яраткан шөгыленнән сәламәтлеге ныгый һәм кәефе күтәрелә. Мондый дәресләр уңай нәтиҗә бирә, чөнки кеше табигать белән аралашканда - үз кулы белән утырткан, үстергән үсемлекләрне күреп ләззәтләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International