Бүген, 20 июль көнне, Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.
Әлеге чарада шәһәрнең 7 предприятие “Нурлат бетон заводы” ҖЧҖ, “Нурлат элеваторы” ЯАҖ, “Перспектива” ҖЧҖ, “Тех-Сервис ЯАҖ, “Нурлат-Сөте” ҖЧҖ, “Бургер-Фреш” ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Барлыгы 35 эш урыны тәкъдим ителде: алар арасыннан машина йөртүче, слесарь-ремонтник, кассир, каравылчы, форма коючы, җыештыручы һәм башкалар.
Ярминкәгә 53 эш эзләүче килде. 12 кешегә эшкә юллама бирелде.