Халыкара шахмат көне

2018 елның 20 июле, җомга

Бүген, 20 нче июльдә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре, Халыкара шахмат көненә багышлап, интеллектуаль уен яратучылар арасында мавыктыргыч шахмат уен-викторинасы һәм шахмат буенча ярыш үткәрде.

Интернат-йортның социаль хезмәт алучылары шахмат викторинасында һәм шахмат турнирында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, чөнки алар еш кына буш вакытларын шахмат тактасы артында уздыра. Шөгыльнең теоретик өлешендә, мавыктыргыч шахмат викторинасында өлкәннәр үзләренең эрудицияләрен күрсәтте, җыелган фишкалар буенча Прокофьев Сергей  шахмат викторинасы белгече исемен яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International