Уен - бала психологиясенең үсеше өчен бик мөһим. Кечкенә кеше уйнаганда, олы тормыш юлына әзерләнә. Уен баланың күңел халәтен тынычландыра, яңа һөнәрләргә өйрәтә, төрле авырлыкларны җиңелрәк уздырып җибәрергә юллар күрсәтә.
Уен терапиясе бала тәрбияләүдә һәрвакыт уңышлы кулланышта. Психотерапевтикметод буларак та, баланың психик торышын яхшырта. Уен баланы курку хисеннән арындыра, ди Зәйнең "Шатлык" комплекслы социаль ярдәм итү белгечләре. Биредә балалар белән даими төрле уеннар оештырылып тора.