"Балкыш"та сәнгатькә тартылалар

2018 елның 20 июле, җомга

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютының кызлар төркеменең "Рәсем яса!" түгәрәгендә кызыл мәк чәчәге ясадылар. Бармак белән ясалган чәчәкләр бик күркәм килеп чыкты.

Белгечләр раславынча, нәкъ менә шундый дәресләр вакытында балалар төрле яктан үсә, аларның иҗади потенциалы ачыла, күзаллаулары формлаша.  Рәсем балага үз фикерләрен анык чагылдырырга ярдәм итә. Бала шатлана һәм канәгатьлек хисе ала.

Тәрбияче Венера Белова: рәсем сәгатате баланы төрле яктан ясарга ярдәм итә, аларда сәнгатькә мәхәббәт уяна, ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International