Шушы көннәрдә Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортына районның үзәк хастахаәсеннән хезмәткәрләр килде. Медицина вәкилләре картларга сәламәт яшәү рәвеше буенча лекция укыды.
Шәфкать туташлары спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрнең сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавы турында бәян иттеләр. Шулай ук интернат-йорттагыларның кан басымын үлчәделәр, каннарындагы шикәр дәрәҗәсен ачыкладылар. Интернатта яшәүчеләр медицина вәкилләренә күп санлы сораулар бирде һәм әтрафлы җавап алдылар.