Менделеевск районының "Берег Надежды" комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. "Һәрвакыт кояш булсын" бәйгесе 1нче номерлы мәктәп мәйданчыгында узган чарада 10 бала катнашты.
Чараның максаты - балаларның иҗади сәләтен арттыру, аларга рәсем аша фикерләрен җиткерергә ярдәм итү. Мәктәп укучылары төрле төсле акбурлар белән мәктәп ишегалдында төрле рәсемнәр ясады. Конкурс 3 номинациядә узды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.