Баулының "Шәфкать" үзәгендә спорт чарасы

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Баулының "Шәфкать" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", дигән спорт чарасы оештырды.

Чара "Парклар һәм скверлар" проектын тормышка ашыру максатыннан гамәлгә ашырылды. Кызыклы очрашу Җиңү паркында узды. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, спорт чарасы балаларны даими спорт белән шөгыльләнүгә авызландыру, иптәшлек, бер-береңә ярдәмләшү, иҗади фикерләү сәләтен арттыру  максатыннан оештырылды. Балалар төрле ярышларда да актив катнашты. Егетләр яратып футбол уйнады, кызлар асфальтта рәсем ясады һ.б төр уеннар белән мәшгуль булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International