Статистик мәгълүматларга караганда, Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 417 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 5 кешегә азрак.
Шулай ук узган атна эчендә эшсез кешеләр саны, Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевскта, Түбән Кама һәм Кама Аланында азайган. 2018 елның 24 июленә моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 910, 320, 409, 65, 972 һәм 312 эшсезләр теркәлгән.