Питрәчнең "Шатлык" приюты балалары җәйне күңелле уздыра. Кунакка байкерлар килә, "учак" янында индейцлар, биюләр оештырыла...
22 июль көнне Питрәч райондагы “Шатлык” приютка гадати булмаган кунаклар – Казан шәһәрнең “Вулкан” байкер өермәсе килде. Яшь кешеләр балалар янына буш куллар белән килмәделәр. Алар тәмле күчтәнәч белән килделәр. Һәр балага байкерлар истәлекле бүләкләр бирде. Саубуллашканда уртак истәлеккә фото ясадылар. “Шатлык” приюты җитәкчелеге Казан шәһәрнең “Вулкан” байкер өермәсенә бүләкләр өчен рәхмәтен белдерә.
Шулай ук, биредә “Индейц көне” үтте. Чара барышында балалар индейцлар тормышы, көнкүреше, киемнәре, уеннары белән таныштылар. Балалар үзләре дә рәхәтләнеп, "учак" янында биеделәр, торакларын төзеделәр, үз ясаган киемнәрен киеп карадылар. Тәрбияләнүчеләр бу чарадан күңел күтәренкелеге, шатлык алдылар.