Бүген, 25 июльдә Менделеевск мәшгульлек үзәгендә Эш бирүче көне узды. "Алабуга СТ" ҖЧҖ компониясе вәкиле, персонал сайлау белгече районда яшәүчеләргә җыю эшләре слесарь вакансиясе тәкъдим итте.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге “Кама” ҖЧҖ оешмасы хезмәткәрләренә һөнәри укыту оештырылды.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр арасында бронхиаль астма турында сөйләшү булып узды.
Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында 24 июльдә "Кече Олимпия уеннары" чарасы узды.
Бүгенге көндә балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен төрле методик материаллар әзерләү, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүне пропогандалау балаларның юлда транспорт һәлакәтләренә юлыгуын булдырмауның бер формасы булып тора.
Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүче балалар “Салават күпере талантлары” исемле өстәмә белем бирү буенча балалар йортында хезмәт куючы педагог Әюп Хәкимов белән таныштылар һәм дуслаштылар.
18 июльдә Россиядә янгын дәүләт күзәтчелеге органнары көне. Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Янгын син көчле, ә мин акыллы", дигән уен программасы оештырылды.
Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева 24 июль көнне район кешеләре өчен юридик консультация оештырды.
24 июльдә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Мәскәү шәhәренең Төньяк округының инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонина Бастрыкина җитәкчелегендә һәм Санкт – Петербург шәhәренең вәкилләре кунакта булды.
"Страна Цветалия" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Балкыш" балалалар һәм яшүсмерләр приютында "Чәчәкле җәй" атналыгы узды.