Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 24 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 704 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 26 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 44 000 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2 410 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,24 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 541 кеше эшсез дип танылган, шуларның 471 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 97 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.