27-28 сентябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Архипова тарафыннан мәгариф идарәсенең 54 белгече өчен интерактив семинар үткәрелде.
Өлкәннәр көне уңаеннан 29 сентябрьдә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Марина Гайнетдинова үзенең артистлары белән кунакта булды.
25 сентябрьдә "Роналд Макдоналд йорты" хәйрия фондының төбәк физкультура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Илья Бурый һәм Светлана Ростикова Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы системасының 26 белгече өчен ике семинар уздырды.
Зәй шәһәренең Хезмәт мәшгульлеге үзәге Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу хокукына дәгъва кыла.
Югары Ослан районының “Өмет утрауы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә профилактика субъектлары катнашында чираттагы муниципаль социаль-реабилитацион консилиум утырышы үтте.
1 октябрьдә иң мөһим һәм иҗтимагый әһәмиятле даталарның берсе – Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу истәлекле көндә, без тормышының алтын чорына аяк басучыларга аеруча кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә тиешбез.
2019 елның гыйнварыннан башлап Менделеевскның "Өмет яры" үзәгендә социаль яңа проект - "Дөнья уч төбендә" тормышка ашырылачак. Ул "ЛУКОЙЛ" грант ярдәмендә башкарыла.
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Наталья Казанова суд приставлары белән берлектә балаларын карап тоту өчен алиментлар түләмәгән бурычлы кешеләр янына бардылар.
Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә тантаналы чара узды."Минем елларым-минем байлыгым" республика конкурс-фестивален катнашучылар түземсезлек белән көтте.
Бу минутларда "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Минем елларым – минем байлыгым" республика конкурс-фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы уза. Исегезгә төшерәбез, Татарстан республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында конкурс-фестиваль Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелә.