“Күңел җырлый һәм бии” – Марина Гайнетдинова Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында кунакта

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан 29 сентябрьдә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Марина Гайнетдинова үзенең артистлары белән кунакта булды.

Ул күчтәнәчләр, дәртле дә, моңлы да тавышлы егетләре-кызлары белән килде. Залны тутырып матур, дәртле көйләр яңгырады. Көзнең моңсылуыннан туйган күңелләр, бу моңнарга кушылып моңланды һәм каядыр ашкынды. Шул моңнарга кушылып өлкәннәр җырладылар, биеделәр.

Артистлар китергән шатлык өлкәннәр күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International