Зәй шәһәренең Хезмәт мәшгульлеге үзәге Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу хокукына дәгъва кыла.
Учреждение конкурсның ике этабын уңышлы узды. Бүген биредә эксперт комиссиясе әгъзалары булды. Аның составына “Бегиш” аэропорты, “Мефро уилз Руссиа” предприятиесенең Зәй шәһәрендәге заводы, “Татпром-холдинг” оешмасы вәкилләре керде.
Сыйфат өчен премия продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә югары казанышларга ирешкән, куркынычсызлык тәэмин иткән һәм югары нәтиҗәле идарә алымнарын керткән оешмаларга ел саен тапшырыла. Зәй шәһәренең Хезмәт мәшгульлеге үзәге үз эшен “Эшлекле камиллек” номинациясендә тәкъдим итте. Конкурсның читтән торып уздыру этабында экспертларга үзәк эшчәнлеге, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә яңа алымнар кертү, ведомствоара хезмәттәшлек юнәлешләрендә башкарылган эш турында тулы хисап юлланды.
Бүген комиссия әлеге мәгълүматның чынбарлыкта ничек гамәлгә ашырылуын карады һәм конкурс критерияләре буенча бәяләмә бирде. Тикшерү нәтиҗәләрен белгечләр хөкүмәт премиясен тапшыру буенча Советның техник сәркатипләренә тапшырачак. Алар, үз чиратында, тулы бәя бирәчәк.