2019 елның гыйнварыннан башлап Менделеевскның "Өмет яры" үзәгендә социаль яңа проект - "Дөнья уч төбендә" тормышка ашырылачак. Ул "ЛУКОЙЛ" грант ярдәмендә башкарыла.
Проектның максаты өлкән яшьтәге гражданнарга социаль-мәдәни реабилитация үткәрү.
Проект өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга җәмгыятьнең социаль тормышында катнашырга, мәдәни-тарихи һәм дини кыйммәтләргә якын килергә, үз даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
"Дөнья уч төбендә" проекты компьютерда һәм 3D виртуаль күзлектә слайд-шоу, видеофильмнар күрсәтү юлы белән тормышка ашырыла.