ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен оригами техникасы белән күргәзмә оештырды.

25 һәм 26 сентябрь көннәрендә Казан ярминкәсендә "Актив озын гомер" күргәзмәсе узды. Биредә вакансияләр ярминкәсе дә оештырылды, анда шәһәрнең 48 предприятиесе, шулай ук 5 газета катнашты.

Чистай муниципаль районының "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Аз хәрәкәтләнүчән гражданнарны карау мәктәбе"нең беренче дәресе узды. 


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген хезмәтне саклау культурасын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган республика семинары узды, анда эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре генә түгел, урта һәм кече бизнес җитәкчеләре дә катнашты.

Бүген,  27 сентябрьдә, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан, Биектау авылында яшәүче Шәмсеруй Низаметдинова янында булды. 

Районның тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Зәрига Гальбай кызы Шәйдуллина бүген үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта Яңа Чишмә районы прокуроры С.Козлов  әлеге учреждениедә яшәүче гражданнарны кабул итте. 

Бүген Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Олы Шәмәк авылының Апас ТР ППС отряды янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрде.

Кичә, 26 сентябрь көнне, Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча планнан тыш күнекмә үткәрелде. Чараны үткәрүдә Крым-Сарай авылы янгынга каршы хезмәтнең аерым постыннан вәкилләр катнашты.

25 сентябрьдә Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе белгечләре "Богородский рай" комплекслы үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Гриппка каршы" дигән тематик әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International