1 октябрьдә иң мөһим һәм иҗтимагый әһәмиятле даталарның берсе – Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу истәлекле көндә, без тормышының алтын чорына аяк басучыларга аеруча кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә тиешбез.
Татарстан Республикасы, гомумән Россия Федерациясендә дә, демографик процессларда халыкның гомуми санына карата өлкән яшьтәге гражданнарның өлеше арту күзәтелә.
2030 елга фаразлауларга караганда, илдә хезмәткә сәләтле яшьтән өлкән гражданнар саны 10% ка, республикада – 15% ка артачак. Без күзәтә торган халыкның картаюы өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле булган яңа өстенлекле бурычлар һәм максатлар куя.
Безнең илдә өлкән яшьтәге кешеләргә дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан аеруча игътибар һәм ярдәм күрсәтелә. Катлаулы тормыш юлын узып та, безнең өлкән буын ялга ашкынмый, чөнки бу аларның холкына хас түгел.
Кадерле ветераннарыбыз безгә үзләренең бай тормыш һәм һөнәр тәҗрибәсен тапшыруларын дәвам итә, авыр минутта безгә терәк булып тора.
Бүген Татарстан hеспубликасында 966 мең кеше “гомер көзе"нә аяк баскан. Аларның һәркайсы теге яки бу дәрәҗәдә дәүләтнең ныклы игътибарына һәм кайгыртуына мохтаҗ. Өлкән яшьтәге кешеләрнең күп кенә проблемаларын бүген республиканың социаль тармагы уңышлы хәл итеп килә. Социаль хезмәтләрнең эшчәнлеге, учреждениеләрнең матди-техник базасы елдан-ел яхшыра бара. Болар исә, өлкәннәрне кайгырту дәрәҗәсен дә үстерергә мөмкинлек бирә.
Республиканың барлык социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү системасы камилләштерелә. Шулай итеп, өлкән яшьтәге кешеләрнең бер генә категориясе дә игътибардан читтә калмаска тиеш. Үз-үзләрен карый алмаган кешеләр интернат-йортларда яши, аларны кайгыртып, өйдәге кебек тәрбия кылалар. Бүгенге көндә Татарстан hеспубликасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 26 интернат эшләп килә.
Хезмәт күрсәтүнең икенче бер формасы бар. Үз өендә социаль хезмәткәрнең көндәлек булышлыгын тою да өлкән яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатьләренә җавап бирә. Аларның үзләре өчен гадәти шартларда яшәве бик мөһим, шул ук вакытта җылы караш һәм игътибар булуы да әһәмиятле. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: өлкәннәрнең үз өйләрендә яшәве өчен шартлар тудыру эшчәнлеге һаман да өстенлекле юнәлеш булып кала. Әлеге мобиль төркемгә социаль һәм медицина хезмәткәрләре, социаль иминият фонды, пенсия фонды вәкилләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм башка дәүләт структурасы әһелләре керә.
Моннан тыш, безнең республикада “Өлкән кешене гаиләгә алу” дип аталган социаль әһәмиятле проект та дәвам итә. Бүгенге көндә, аны тормышка ашыру уңаеннан, 36 өлкән кеше яңа гаилә һәм җылы учак тапты.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны актив эшчәнлеккә һәм аралашуга җәлеп итү, аларның иҗади сәләтен активлаштыру максатыннан, министрлык тарафыннан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда торучылар арасында «Гомер елларым - газиз байлыгым» республика конкурс-фестивале үткәрелә.
Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Х.Г.Иштирәков белән Татарстан Республикасы буенча «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе Л.Н.Мишина -өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итүдә безнең алыштыргысыз ярдәмчеләребез.
Без алга таба да республикабызның алтын фонды һәм тарихи үткәннәрне тоташтыручы буын булган абый-апларга зур игътибар күрсәтергә тиеш.
Кадерле өлкән буын вәкилләре! Бәяләп бетергесез хезмәтегез һәм рух ныклыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез. Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, актив озын гомер һәм иминлек телим! Гомер көзегез җылы һәм тыныч булсын, һәрбер көнегез елмаюлар һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгы белән баесын!
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова