Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә тантаналы чара узды."Минем елларым-минем байлыгым" республика конкурс-фестивален катнашучылар түземсезлек белән көтте.
Тантаналы шартларда социаль хезмәт алучылар арасында үткәрелгән конкурс җиңүчеләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Россия Пенсионерлар берлег» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина, сугышта катнашучылар белән эшләү һәм аларның истәлеген мәңгеләштерү комиссиясе рәисе Равил Галиев, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге директоры Марина Горшунова һәм директор урынбасары Иван Милюков катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре:
Вокал "Номинациясе":
1 урын – Артур Афанасьев, "Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йорты " дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;
2 урын – Александр Шартов һәм Анна Михеева, "Юлдаш" Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;
3 урын – Разия Мортазина, Буа картлар һәм инвалидлар интернат йорты дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.
"Нәфис сүз" номинациясе:
1 урын – Камил Саттаров, Арча картлар һәм инвалидлар интернат йорты дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;
2 урын – Минзадит Хәбибуллин, Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат йорты дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениес»;
3 урын - Алексей Долгачев, Буа картлар һәм инвалидлар интернат йорты дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.
"Хореография" номинациясе:
1 урын – "Кружевница" хореография коллективы, Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;
2 урын – Альберт Мөхәммәтшин һәм Касим Шакиров, Федоровский картлар һәм инвалидлар интернат-йорты дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;
3 урын - Надежда Колесникова һәм Гүзәл Мостафина, Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.
Конкурста икенче урын өчен дипломны шулай ук, Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йорты дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән Людмила Махневага тапшырдылар.