Казанда "Минем елларым – минем байлыгым" конкурс-фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза

2018 елның 28 сентябре, җомга

Бу минутларда "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Минем елларым – минем байлыгым" республика конкурс-фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы уза. Исегезгә төшерәбез, Татарстан республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында конкурс-фестиваль Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

Конкурс-фестивальнең бурычлары:

- өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны актив эшчәнлеккә һәм аралашуга кызыксындыру;

- өлкәннәр һәм инвалидларның иҗади потенциалын активлаштыру;

- эчтәлекле ялын оештырырга;

- өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның сәнгати иҗатын популярлаштыру.

Конкурсның этаплары дәвамында интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар үз сәләтләрен өч номинациядә – вокал, нәфис сүз һәм хореография номинацияләрендә күрсәттеләр. Бүген конкурсның зона этабын уңышлы узган катнашучылар жюри әгъзаларына һәм Казан ярминкәсенә килүчеләргә үзләренең иҗади номерларын күрсәтә.

Катнашучыларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева,Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге ДКУ директоры Марина Горшунова, сугышта катнашучылар белән эшләү һәм аларның истәлеген мәңгеләштерү буенча комиссия рәисе Равил Галиев,Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге ДКУ директоры урынбасары Иван Милюков, Россия пенсионерлар берлеге Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге идарә рәисе Любовь Мишина, Татарстан Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгать белеме бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин бәя бирә.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International