2018 елның 1 нче октябрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортына Татарстан республикасы Дəүлəт Советы депутаты М.Сыровацкий ярдəмчесе Юлия Сафина Юлия килеп китте.
"Минем Ватаным, минем туган ягым" программасы кысаларында “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 3нче санлы социаль участокта (Сухарево авылы) аз тәэмин ителгән, тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдән 19 бала өчен "Мин-Россия гражданины" темасына дәрес үткәрде. Максат: үз илеңә һәм республикага карата кыйммәтле мөнәсәбәткә ия булган әхлакый-гражданлык үзаңын формалаштыру.
Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Уртак эш" иҗтимагый оешмасының интерактив дәресләре "Сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар!" шигаре астында узды.
Буа муниципаль районында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында гамәлгә ашыручы "Дуслык" ҖЧҖ 369 хезмәткәренә 3 330,2 мең сумлык бурыч кайтарды.
4 октябрь көнне Түбән Кама мәшгульлек үзәге барлык теләүчеләрне пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен оештырыла торган вакансияләр ярминкәсенә чакыра.
2018 елның 28 сентябренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 321 хатын-кыз һәм өченче баласы туган 249 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.
Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында янгын куркынычсызлыгы буенча, Сарман районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган оешма хезмәткәрләре белән берлектә эвакуация үткәрелде.
Менделеевскның "Кама таңнары " балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячеләр көне алдыннан төрле чаралар уздыра. Мәсәлән, иҗади педагог Наталья Евдокимова җитәкчелегендә "Кама таңнары" хәбәрләре" стена газетасы чыгарыла.
"Веста" үзәге белгечләре "Чулман-Су" мәдәни үзәге һәм шәһәр тибындагы балалар думасы волонтерлары белән берлектә милли мәдәниятләр төбәкара фестивале кысаларында Кама Аланында 11 нче санлы социаль участокта "Бердәм гаилә – Россия!" чарасында катнашты.