Югары Осланда муниципаль социаль-реабилитацион консилиум

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Югары Ослан районының “Өмет утрауы” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәгендә профилактика субъектлары катнашында чираттагы муниципаль социаль-реабилитацион  консилиум утырышы үтте.

Утырыш барышында 5 балигъ булмаган балалы 4 гаилә турында  “Социаль-куркыныч хәлдә булган гаилә һәм балалар” мәгълүмат системасына килгән  сигнал карталары  каралды.

Балигъ булмаган балалар  эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия алдында ведомствоара учетка 2 гаиләне,  ә 2 гаиләне ведомство учетына кую турында үтенеч  җибәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International