ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

30-31 октябрьдә Татарстан республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс " төбәк чемпионаты узды. 25 компетенция буенча чемпионат җиңүчеләре 20-23 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХ мәйданчыкларында узачак “Абилимпикс” IV илкүләм чемпионатында катнашачак.

“Граждан булырга бурычлы!” дәресләр циклы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участогында күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен “Татарстанның бөек кешеләре!” дип аталган дәрес үткәрде.

"Бергә булдырабыз" республика проектын һәм Бөтендөнья балалар көнен тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балалар өчен 100 шөгыль" конкурс-уен программасы узды.

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Шаярудан хокук бозуга кадәр бер адым” дигән әңгәмә үткәрде.

 

20 ноябрь көнне "Юмарт сишәмбе" кампаниясе кысаларында Кама Тамагы районы "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Тәмте авылы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә "Чиста йорт" акциясе оештырды.

Минзәлә районының "Тургай " балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында полиция лейтенанты В.Шәймөхәммәтов белән очрашу узды.

Хәйриячелекне үстерү буенча "Юмарт сишәмбе" бөтенроссия иҗтимагый инициативасы кысаларында "Ак Барс "Холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры И.Егоров авыр тормыш хәлендә калган 28 гаиләгә матди ярдәм күрсәтте.

Нурлат шәһәре халык мәшгүльлек үзәгендә 22 ноябрь көнне вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.

Зәй мәшгульлек үзәге сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга, инвалид баласы булган һәм күп балалы ата-аналар өчен эш урыннары булдыру буенча эшне дәвам итә.

Яшел Үзәндә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы" базасында "Электрон хисаплау һәм хисаплау машиналары операторы" һөнәре буенча курслар тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International