“Астра”  үзәгендә “Шаярудан хокук бозуга кадәр бер адым”  әңгәмәсе үтте

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Шаярудан хокук бозуга кадәр бер адым” дигән әңгәмә үткәрде.

Аның максаты балаларга шаяру, шаянлык, хокук бозу, хулиганлык төшенчәсен аңлату иде, балаларны мәдәни тәртип кагыйдәләрен системалы өйрәнүгә һәм үтәүгә җәлеп итү.

Дәрес вакытында балалар конкрет ситуацияләрне карады, нинди хокук бозулар өчен җинаять җаваплылыгы башлануын белде. Реабилитантлар теләсә кайсы очракта үзләрен лаеклы, гадел һәм законны хөрмәт итәчәген вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International